news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мисырда кунакханәләр өчен сумнарда түләргә рөхсәт итү мөмкинлеген өйрәнәләр

Мисыр Хөкүмәте, Америка доллары белән түли алмаган очракта, Россия компанияләренә ил курортларындагы кунакханәләр өчен сумнарда түләргә рөхсәт итү мөмкинлеген карый. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Финанс Министрлыгында Туризм министрлыгы белән берлектә РФ компанияләренең Мисыр кунакханәләре каршындагы йөкләмәләрен, чит ил валютасында каплау мөмкин булмаган очракта, сумнарда түләргә рөхсәт итүгә бәйле тәкъдим хакында фикер алышалар», - дип искәртте Кунакханә бизнесы палатасының идарә итү комитеты рәисе Аляа Акыль.

Ул хәзерге вакытта әлеге мәсьәлә буенча тиешле карар көтелүен билгеләп үтте һәм авиаэлемтә яңартылгач Мисыр курортларында Россия туризмының күләме элекке хәленә кайтачагына ышаныч белдерде.

Украинадагы вазгыять һәм Россиягә карата кертелгән санкцияләр аркасында республиканың Кызыл диңгез буендагы курортларында кунакханәләр туристлар белән 35-40 процентка гына тула.

news_right_1
news_right_2
news_bot