news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мисырда җир тетрәгән

Мисырда 4,7 магнитудалы җир тетрәү теркәлгән, дип хәбәр итә Европа-Урта диңгез сейсмология үзәге (EMSC). Бу хакта РИА Новости яза.

Җир тетрәү UTC вакыты белән 0.00 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән сәгать 3.00) 700 меңнән артык кеше яши торган Порт-Сәид шәһәреннән көньяк-көнчыгышка таба 104 чакрым ераклыкта булган.

Зыян күрүчеләр һәм җимерелүләр турында мәгълүмат юк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot