Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мисырда инсульт булганнан соң комага киткән Татарстан укытучысы үлгән
Шарм-әл-Шәехтә комага киткән Татарстан укытучысы ике ай дәваланганнан соң вафат булган. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га Республика клиник хастаханәсе матбугат хезмәтендә расладылар.
Элегрәк «Татар-информ» Татарстанның атказанган укытучысы Ольга Гардиханованың гыйнвар башында гаиләсе белән Мисырга очуы турында язды. Укытучының аэропортта кинәт хәле начарланган, ул аңын югалткан. Хатын-кызга геморрагик инсульт диагнозы куелган.
Укытучыны Россиягә кайтару өчен бик зур сумма кирәк булу сәбәпле, аның гаиләсе акча җыю оештырды. Гардиханованы Республика клиник хастаханәсенә кайтардылар, анда аңа соңгы көнгә кадәр барлык кирәкле ярдәм күрсәтелде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз