Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мисырда «Бәйрәм безнең өйдә!» халыкара фестивале узды
31 октябрьдә Мисыр башкаласы Каһирәдә төрле милләт вәкилләрен берләштергән «Бәйрәм безнең өйдә!» халыкара фестивале узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фестивальдә Мисырдагы татарларның «МИРАС» ассоциациясе татар халкының бай мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм милли ризыкларын тәкъдим итте.
Татар мәдәниятенә багышланган милли мастер-класслар, күргәзмә һәм ярминкә оештырылды.
«Чит илдә дә үз милләтебезне шулай матур итеп күрсәтә алуыбызга бик шатбыз! Фестивальдә яшьләребез һәм балаларыбыз да теләп катнаша, үзләренең иҗади эшләрен тәкъдим итә. Бу безнең өчен аеруча сөенечле күренеш. Мәдәниятебез аның белән яшәп торган вакытта гына сакланып кала ала», - ди ассоциациянең мәдәни юнәлешен җитәкләүче Регина Әхмәдиева.
Фестивальне «Мәдәни код» ватандашлар иҗтимагый оешмасы белән берлектә Мисыр Гарәп Республикасының «МИРАС» татар ассоциациясе оештырган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз