Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мисырда «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы бүлекчәсен оештырдылар
Быел июнь аенда Мисырда «Мирас» татар-башкорт оешмасы эшли башлады. Оешма каршында татар хатын-кызларының хәрәкәтен активлаштыру уңаеннан, «Ак калфак» оешмасының бүлекчәсе дә булдырылды. Аның җитәкчесе итеп Регина Әхмәдиева билгеләнде. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.
9 ноябрь көнне оешма әгъзалары беренче тапкыр «Татарча диктант» акциясендә катнашты. Барлыгы 15 кеше (10 оффлайн, 5 онлайн рәвештә) татар телендә диктант язды. Чара Каһирә шәһәрендә РКЦ (Русский Культурный Центр) бинасында үткәрелде.
«Мирас» оештыручылары: Марат Гатин, Рамиль Гарипов, Регина Әхмәдиева. Оешма җитәкчесе – Рамиль Гариф. Ул тумышы белән Актаныш җирлегеннән. Хәзерге вакытта Каһирәдә дәүләт сәнгать комплексында эшли.
Оешма эшчәнлегенең төп юнәлеше – татар-башкорт халкының мәдәниятен, телен, тарихын һәм гореф-гадәтләрен үстерү. Аны гамәлгә ашыру өчен оешма төрле иҗади, мәдәни белем бирү проектларын башкарырга омтыла, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз