news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мисыр яшьләре “Шүрәле” поэмасын үз телендә укый алачак

1 мартта күренекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасы гарәп телендә дөнья күрәчәк

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). 1 мартта күренекле шагыйребез Габдулла Тукайның “Шүрәле” поэмасы гарәп телендә дөнья күрәчәк. Тәрҗемәнең авторы – Мисыр шагыйре һәм язучысы Әшрәф Әбүл Язид. Бүгенге көндә ул Күвәйт илендә чыга торган “Әл-Гарәби” журналы мөхәррире булып эшли.
ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәренә күрә, журнал укучылары басманың һәр саны белән бүләк буларак “Шүрәле” поэмасын алачак. 32 төсле биттә чыккан бу әсәр 120 мең данә белән чыга. Әшрәф Әбүл Язид сүзләренә караганда, аның әлеге тәрҗемәсе гарәп илләренең яшь буын укучыларына багышлана. Басма битләрендә алар Габдулла Тукайның тәрҗемәи хәле турында да укый алачак. Иллюстрация буларак Татарстан рәссамнары хезмәтләре файдаланыла. Бүгенге көндә Тукайның “Шүрәле” поэмасы 15 телгә тәрҗемә ителә.
Әйтергә кирәк, Әшрәф Әбүл Язид милли мәдәниятебез белән яхшы таныш. Ул Татарстанда ике тапкыр – 207 елның июлендә һәм 2008 елның октябрендә булып китә. Ул вакытта кунагыбыз республика җитәкчелеге, зыялылар белән очраша, Сабантуй бәйрәмендә һәм “Алтын мөнбәр” фестивалендә кунак булып катнаша. Әшрәф Язид - балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр җыентыклары авторы да. Ул шулай ук төрле авторларның әдәби әсәрләрен инглиз теленнән тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә. 2002 елда аның Греция шагыйрәсе Сафо поэмаларының тәрҗемәсе дөнья күрә. Әшрәф Әбүл Язид – сәяхәтче һәм фото остасы да. Мисыр, Согуд Гарәбстаны, Сүрия, Күвәйт һәм Корея илләрендә үткән халыкара конференцияләрдә һәм фестивальләрдә актив катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot