news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисыр туристлык визаларының бәясен күтәрмәскә булган

Туристлык визаларының бәясе 25 доллар дәрәҗәсендә сакланачак.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Мәгълүм булганча, февральдә Мисыр хакимияте бер тапкыр баруны күздә тота торган туристлык визасының бәясе 25 доллардан 60 долларга кадәр артачак, ә ярты еллык күп тапкыр барып кайту мөмкинлеге биргәне – 70 долларга кадәр күтәреләчәк дип хәбәр иткән иде. Моңа кадәр соңгы тапкыр визаларны 2014 елда индексацияләгәннәр иде – ул чакта алар 5 доллардан 25 долларга кадәр артты. Бу турыда “Российская газета” яза.

Яңа бәяләр инде март аеннан гамәлгә керер дип планлаштырылган иде, аннары бәяләр артуны 2017 елның июленә кадәр кичектереп торырга булдылар. Әмма туристик берләшмә тәнкыйтеннән соң - тармак белгечләре бюджсәяхәтчеләр өчен илнең кыйммәте төшә дип белдергәч, карар яңадан каралган.

Кичә, 21 мартта, Мисыр хөкүмәтенең үз карарыннан кире кайтуы билгеле булды Бу турыда илнең туризм министры Яхъя Рашид хәбәр итте. Аның сүзләренчә, туристлык визаларының бәясе 25 доллар дәрәҗәсендә сакланачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100