Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мисыр тележурналисты: Казан бары тик уңай тәэсирләр генә калдырды
Мисыр телевидениесе алып баручысы, TEN телеканалы генераль директоры Амро Абдел Хәмид Казанга килүенә шат булуын белдерде. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә БРИКС саммиты кысаларында сөйләде.
«Мин Россия Президенты Владимир Путин катнашында матбугат очрашуларында берничә тапкыр катнаштым, модератор буларак та, берничә сәгать дәвам иткән очрашуларда илнең җитәкчеләренә күпсанлы сораулар бирдем. Хәтерлим, бервакыт Владимир Путин матбугат очрашуы тәмам булганда рәхмәт тә әйткән иде. Мәскәүдә эшләгәндә «Al Jazeera» халыкара телеканалының Мәскәүдәге бюросын җитәкләдем. Казанда БРИКС саммитында катнашуыма шат булдым. Монда бик игелекле кешеләр. Бары тик уңай тәэсирләр калды», – диде Мисырдан килгән кунак «Татар-информ» журналистына.
Ул инде ике тапкыр 2023 һәм 2024 елларда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумының модераторы буларак Казанга килгән булган.
Амро Абдел Хәмид БРИКС саммитының яхшы оештырылуын билгеләп үтте һәм чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде. Ул дөнья аренасында БРИКС саммитының мөһимлеген ассызыклады. «Бу чарада төрле илләрдән 30дан артык делегация катнашты, ә бу – Җир шарының яртысы», – диде телевидение алып баручысы.
- БРИКСның 16нчы саммиты Казанда 22- 24 октябрьдә узды. БРИКС берләшмәсенә 2006 елда нигез салына. Анда Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка, Гарәп Әмирлекләре, Иран, Мисыр һәм Эфиопия керә. 2024 елда БРИКСта рәислек итү хокукы Россиягә күчте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз