news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисыр президенты БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде

Мисыр президенты Абдел Фаттах әс-Сиси БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга килде. Халыкара аэропортта аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов каршы алды. Гарәп дәүләте башлыгын шулай ук ТР премьер-министры Алексей Песошин һәм республика башкаласы мэры Илсур Метшин сәламләде.

Чит ил кунагын татар милли ризыгы – чәк-чәк белән сыйладылар, шулай ук икмәк белән каршы алдылар. Гарәп Республикасы башлыгы Казанда Россия лидеры Владимир Путин белән очрашачак.

«Саммит кысаларында әс-Сиси РФ Президенты Владимир Путин һәм шулай ук саммитта катнашучы башка БРИКС илләре лидерлары белән очрашырга ниятли. Мисыр Президенты алар белән ике яклы мөнәсәбәтләр, шулай ук төбәк һәм халыкара ареналардагы соңгы вакыйгалар турында фикер алышырга планлаштыра», - дип хәбәр итте ТАСС Мисыр Президенты канцеляриясенә сылтама белән.

Бүген Казанда БРИКС саммиты башлана. Ул өч көн дәвам итәчәк. Чара берләшмә катнашучысы булган илләр делегацияләре башлыкларының очрашу тантанасы белән башлана. Алар рәсми булмаган төшке ашка җыела.

Иртә белән Татарстан башкаласына Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди, Эфиопия Премьер-министры Абий Әхмәт, Көньяк Африка Республикасы Президенты Матамела Сирил Рамафоса һәм Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100