news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисыр Президенты: Без барлык үсә торган илләрне берләштерү яклы

Мисыр Президенты: Без барлык үсә торган илләрне берләштерү яклы
Фото: © Алексей Даничев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

БРИКС дәүләтләре юлыккан кризислар һәм башка килеп чыккан икътисади авырлыклар күп поляр илләр системасына куркыныч тудыра. Бу хакта Мисыр Президенты Абдел Фаттах әс-Сиси Казанда узган XVI БРИКС саммитының «аутрич»/«БРИКС+» форматындагы пленар утырышында сөйләде.

«Без барлык үсә торган илләрнең көчләре белән Көньяк-Көньяк кысаларында хезмәттәшлекне ныгыту яклы. Кризислар һәм икътисади авырлыклар турында Якын Көнчыгыш кризисына кагылмыйча сөйләргә ярамый дип әйтәсем килә. Без бер елдан артык дәвам иткән блокада, массакүләм үтерүләр, репрессияләр һәм үч алулар шартларында яшәүче Палестинаның гарәп халкына каршы дәвам иткән Израиль сугышын күрәбез. Бу гамәлләр Ливанга да кагыла», – дип ассызыклады президент.

Аның сүзләренчә, дөньяда сугыш башлап җибәргән, даими рәвештә кеше хокукларын, халыкара хокук тәртибен, БМО Уставын һәм халыкара гуманитар хокук принципларын бозучыларны җавапка тартырга һәм гадел хөкем итәргә мөмкинлек бирә торган механизм юк.

«Без «БРИКС+» эшен югары бәялибез, аның Көньяк илләре арасында хезмәттәшлекне үстерү, үзара консультацияләрне ныгыту мәйданчыгы булуын исәпкә алырга кирәк. Халыкара финанс институтлары белән хезмәттәшлегебездән файда алу өчен барысын да эшләргә кирәклеген ассызыклыйсым килә», – дип өстәде Абдел Фаттах әс-Сиси.

«Илләр арасында үзара консультацияләр механизмын ныгытырга кирәк, бу – кайбер дәүләтләр тарафыннан берьяклы карарларны көчләп тагарга тырышуларны бетерәчәк», – диде Мисыр Президенты йомгаклап.

Фото: © Алексей Даничев, фотохост-агентство brics-russia2024.ru

  • 2024 елда БРИКС илләре саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. БРИКС – 2006 елда төзелгән дәүләтара берләшмә. Россия 2024 елның 1 гыйнварыннан БРИКСта рәислекне үз өстенә алды. Ел берләшмәгә яңа әгъзалар кушылудан башланды – Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка Республикасыннан тыш, аңа хәзер Мисыр, Эфиопия, Иран, Берләшкән гарәп әмирлекләре һәм Согуд Гарәбстаны керә.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100