news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мисыр президенты әс-Сиси БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга юл тотты

Мисыр президенты Абдел Фаттах әс-Сиси БРИКС саммитында катнашу өчен Казанга юл тотты. Гарәп Республикасы башлыгы ТР башкаласында Россия лидеры Владимир Путин белән очрашачак. Бу хакта Мисыр Президенты канцеляриясенә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

«Мисыр президенты Абдел Фаттах әс-Сиси бүген Казанда уза торган БРИКС саммитында катнашу өчен Россиягә юл тота. <...> Саммит кысаларында әс-Сиси РФ Президенты Владимир Путин һәм шулай ук саммитта катнашучы башка БРИКС илләре лидерлары белән очрашырга ниятли. Мисыр Президенты алар белән ике яклы мөнәсәбәтләр, шулай ук төбәк һәм халыкара ареналардагы соңгы вакыйгалар турында фикер алышырга планлаштыра», - диелгән хәбәрдә.

  • БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уза. Анда 30дан артык дәүләт вәкилләре катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot