news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисыр парламенты аэропортларда куркынычсызлыкны арттыруга финанс чыгымнары тотарга әзер

Бу хакта РИА Новости агентлыгына Мисыр депутаты, кеше хокуклары буенча комитет башлыгы Аля Абед җиткерә.

(Казан, 5 март, «Татар-информ»). Мисыр парламенты, ихтыяҗ туган очракта, илнең гражданлык авиациясе министрлыгына Мисыр аэропортларында куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен  өстәмә финанс ярдәм күрсәтергә әзер. Бу хакта РИА Новости агентлыгыга Мисыр депутаты, кеше хокуклары буенча комитет башлыгы Аля Абед җиткерә.

"Әгәр дә илнең гражданлык авиациясе министрлыгына аэропортларны куркынычсызлык белән яхшырак тәэмин итүдә матди ярдәм кирәк булса, без андый ярдәмне күрсәтәчәкбез", — дип җиткергән Россия делегациясе белән килешүләрдә катнашкан депутат.

Шуның белән бергә ул туристлар өчен куркынычсызлык буенча барысы да эшләнде, дип билгеләп үткән. "Чынлап та, андый куркынычсызлык инде тәэмин ителгән — тикшерүләрне Россия делегациясе, Британия һәм башка илләр делегациясе үткәрде", — дип өстәгән Абед.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100