Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мисыр һәм Төркия Россия туристлары өчен 20 процентлы ташламалар иглан итте
Киләчәктә россиялеләр өчен тур бәяләре 40 процентка кадәр төшәргә мөмкин
(Казан, 19 декабрь, «Татар-информ»). Мисыр һәм Төркия отельләре Россия туроператорларына 20 процент күләмендә ташламалар тәкъдим иткән, алар 40 процентка кадәр җитәргә мөмкин, дип хәбәр итә «Известия».
Рубль кыйммәте төшү сәбәпле, Россия туроператорларының сатулары уртача 50 процентка кимеде. Россия туриндустрия берлеге матбугат секретаре Ирина Тюрина сүзләренә караганда, валюта бәясе үзгәреп тору сәбәпле, турлар өченче көн инде сатылмый. Бу очракта россиялеләр янчыгы гына түгел, ә туроператорлар кереме дә зыян күрде – турлар сату күләме кимү россиялеләр арасында популяр Мисыр һәм Төркия кунакханәләренә йогынты ясады. Гыйнвардан сатулар кимү туристлар агымы 15-20 процентка кимүгә китерәчәк. Моның белән бәйле рәвештә, Мисыр һәм Төркия кунакханәләре Россия туристларына ташламалар тәкъдим итә.
Туроператорлар бәяләвенчә, гадәттә, Мисыр һәм Төркиягә турлар бәясенең якынча 70 проценты отель хезмәтләреннән тора, тагын 30 ы – авиабилет. Операторның турны сату бәясе белән үзкыйммәте арасындагы аерма 3 процент чамасы, дип сөйләде «Анекс тур» халыкара туроператоры вәкиле Елена Захарова. Аның сүзләренә караганда, Россия туристларына яшәү өчен бервакытлы ташламалар беренче тапкыр бирелә, элек туристлар 20-50 процент күләмдәге ташламаларга 2 яки 4 ай алдан кунакханә номерлары броньлаган очракта гына өметләнә ала иде. Моннан тыш, Мисыр кунакханәләренең күпчелеге, тур бәясен төшерү максаты белән, россиялеләр өчен Яңа ел мәҗбүри гала-кичке ашы өчен түләүне бетерде. Захарова фикеренчә, бу адымнар турлар сату күләмен берникадәр арттырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз