news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисыр мәчетләрендә сакланучы борынгы сәнгать эшләнмәләре музейларга күчереләчәк

Бу турыдагы карар тарихи-мәдәни ядкарьләрне урлау очракларын кисәтү өчен кабул ителгән.

(Казан, 6 гыйнвар, "Татар-информ"). Мисыр мәчетләрендәге сәнгать эшләнмәләре илнең музейларына күчереләчәк. Бу хакта Мисырның борынгылык буенча министры Халед әл-Ананига сылтама биреп, ТАСС яза.

Халед әл-Анани әйтүенчә, борынгылык һәм вакф министрлыклары арасында “мәчетләрдәге тарихи әһәмияткә ия әйберләрне Мисыр музейларына күчерү турында килешү әзерләнә”. Министр бу беренче чиратта, иң танылган мәчетләргә карый — Каирдагы “Әл-Хөсәйни”, “Ар-Рифаи” һәм “Әл-Әхмәди” мәчетләре турында сүз бара, ди.

Әл-Анани әйтүенчә, мәчетләрдәге кыйммәтле әйберләр музейларга бары тик ике министрлык вәкилләреннән оешкан махсус комиссия карары буенча гына күчереләчәк.

“Музейга күчереләчәк әйберләр урынына аларның күчерелмәләре куелачак”, — дип өсти министр. Бу чаралар “артефактларның урлануын кисәтү һәм имамнарны аларны саклау мәшәкатеннән азат итү өчен күрелә”.

Сүз уңаеннан: узган атнада “Ар-Рифаи” мәчетендәге Мисыр Корольләре гаиләсе төрбәсеннән XIV гасыр башында ясалган Коръән сүрәләре язылган, төрле төстәге эмаль буяулар белән капланган алты үзенчәлекле пыяла комган урланган.

Мисырның ислам мәдәнияте өлкәсендәге белгечләре мәгълүматларына караганда, хәзерге вакытта Мисыр мәчетләрендә теләсә нинди күргәзмәне һәм музейны бизи алырлык 300 дән артык кыйммәтле экспонат саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100