news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мисыр кинофестивалендә татар җырлары яңгыраячак

Гарәп һәм Европа киносының III Халыкара фестивале ачылу һәм ябылу тантаналарында татар халык җырлары Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгыш ясаячак.

Мисыр кинофестивалендә татар җырлары яңгыраячак
tatar-congress.org

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). 3-9 март көннәрендә Мисырның Шарм-эль-Шейх шәһәрендә гарәп һәм Европа киносының III Халыкара фестивале узачак. Бу хакта Татар дәүләт филармониясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ачылу һәм ябылу тантаналарында татар халык җырлары Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгыш ясаячак. 

Татарстан музыкантлары фестивальгә кинематографист якташларга ярдәм итү максатыннан катнаша.

Конкурс программасында республикадан ике картина катнаша. Бу - Илдар Ягъфәровның «Байгал» фильмы һәм Салават Юзеевның «Кое что из ее дневника» кыска метражлы кинолентасы.

Моннан тыш, аерым секциядә Казан мөселман киносы фестивале тәкъдим ителәчәк. Шунда ук Татарстан киносы турында дискуссияләр булачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot