news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисыр галимәсе: Мөхәммәт Морат Рәмзи иҗаты өйрәнүгә лаек

Мисырдан тарих һәм ислам цивилизациясе белгече, доктор Надия Хишам Адли татар дин галимнәре, шулар арасыннан Мөхәммәт Морат Рәмзи иҗаты белән кызыксынуын әйтте.

Ул «KazanForum 2024» форумында ислам цивилизациясенең күптөрлелегенә багышланган матбугат конференциясендә онлайн элемтәгә чыгып, Россиядә ислам тарихы белән кызыксынуы турында сөйләгән.

«Татарстаннан бөек галимнәрнең берсе – Мөхәммәт Морат Рәмзи. Аның татарлар тарихы турында «Талфик әл-әхбәр» китабы бүген дә актуаль. Ул китап аз таралган, аннан бик сирәк белгечләр генә файдалана. Ул Россиядә, чит илләрдә дини белем алган. Мөселманнар өчен изге урыннарда сәяхәт иткән. Мөхәммәт Морат Рәмзи иҗаты өйрәнүгә лаек. Аның турында тарихи әдәбиятта мәгълүмат аз», – ди Надия Хишам Адли.

Ул «Талфик әл-әхбәр» китабы Казан, Болгар тарихы турында булуын әйтте.

«Әлеге хезмәт фарсы, татар телләренә тәрҗемә ителгән. 2000 елларда ул Мисырда басылып чыкты. Бу китап энциклопедия дип әйтерлек. Анда тарихи вакыйгалар, төрле шәхесләрнең биографияләре дә бар. Россиядә татарлар, мөселманнар, Болгар дәүләте ханлыгы тарихы турында бу – беренче китаптыр, – дигән фикердә Мисыр галимәсе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100