news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисыр Чемпионатта Россия белән уендагы судьяларга шикаять белдерә

Россия командасына җиңелгәннән соң, Мисыр группадан чыгу мөмкинлеген югалтты.

(Казан, 22 июнь, «Татар-информ»). Мисыр футбол ассоциациясе (EFA) Халыкара футбол федерациясенә (FIFA) шикаять җибәрәчәк. Ул 2018 елгы Футбол чемпионатында Мисыр һәм Россия командалары уенында хөкемдарлар эшенә карата булачак. Бу хакта, Filgoal мәгълүматына сылтама белән, ТАСС хәбәр итә.

Мисыр футбол ассоциациясе җитәкчесе Хани Або Рида судьяның Марвана Мохсен егылганнан соң видеокабатлауны карамавын сәбәп итеп китерә. Аның фикеренчә, пенальти игълан ителергә тиеш булган. Хани Або Рида шулай ук Әхмәт Фәтхи тарафыннан кертелгән автогол вакытында кагыйдәләр бозылды, дип саный.

Петербургта мундиальнең икенче матчында Россия командасына 1:3 исәбе белән җиңелеп, Мисыр командасы группадан чыгу мөмкинлеген югалтты.

Lenta.ru. хәбәр итүенчә, 25 июньдә Согуд Гарәбстаны командасы белән очрашудан соң, Мисыр командасы остазы  - аргентиналы Эктор Купер һәм аның штабы белән саубуллашачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100