news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мисыр белән авиаочышларны яңарту турында сөйләшергә иртәрәк - Россия транспорт министры

Россия делегациясе Мисырның өч аэропортын да караган, аларның халыкара таләпләргә туры килүенә бәя биргән.

(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). Россия транспорт министры Максим Соколов Мисыр үз аэропортлары куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча зур адым ясады дип белдергән. "Без министр, авиация һәм транспорт куркынычсызлыгы яисә объектларның террорчылардан саклау өчен җаваплы ведомстволар командасы белән сөйләшүләр алып бардык" - диде министр дип яза «РИА Новости».

Россия делегациясе Мисырның өч аэропортын да караган, аларның халыкара таләпләргә туры килүенә бәя биргән.

Шул ук вакытта әлегә Мисыр белән авиаочышларны яңарту турында сөйләшергә иртәрәк дип саный ул. "Хәзергә тикшерү нәтиҗәләре буенча Мисыр хезмәттәшләренә барлык кисәтүләрне бетерү, аэропортны эшләтеп җибәрү өчен билгеле вакыт кирәк булачак. Без билгеле куркынычсызлык системалары куелган гына түгел, ә аларның җайга салынган һәм тиешенчә кулланылышка яраклы булуына да ышанырга тиеш", - дип билгеләп үткән Максим Соколов.

Элегрәк Транспорт министрлыгына якын чыганак Россия белән Мисыр арасында авиаочышлар октябрьдә гамәлгә ашырылырга мөмкин дип хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100