news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мисыр белән авиаэлемтәне яңадан башлау турындагы меморандумга кул куелырга мөмкин

Россия авиаэлемтәне 2015 елның көзендә «Когалымавиа» авиакомпаниясе очкычы Мисыр күгендә һәлакәткә юлыкканнан соңтуктаткан иде.

(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ»). РФ Транспорт министрлыгы 15 декабрьдә Мисыр белән авиаэлемтәне яңадан башлау турындагы меморандумга кул куелыр дип өметләнә. РФ транспорт министры Максим Соколов журналистларга шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

«Мисыр авиация министры җомга көнне килер дип уйлыйбыз, - диде ул. - 15 декабрьдә Мисыр белән авиаэлемтәне яңарту турындагы меморандумга кул куелыр дип өметләнәбез».

РФ Президенты Владимир Путин 11 декабрьдә Мисыр Президенты Әбдел Фәттах әс-Сиси белән очрашу вакытында Россиянең Мисыр белән туры авиарейслар ачарга әзер булуын белдергән иде.

Россия 2015 елның көзендә «Когалымавиа» авиакомпаниясе очкычы Мисыр күгендә һәлакәткә юлыкканнан соң, әлеге ил белән авиарейсларны туктаткан иде. Шарм-эш-Шейхтан Санкт-Петербургка юл тоткан самолеттагы 217 Россия туристы һәм 7 экипаж әгъзасының барысы да һәлак булды. Федераль куркынычсыз хезмәте бу фаҗигане теракт буларак бәяләде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot