news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мисыр башкаласы Каһирәдә Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чара узды

28 мартта Каһирә шәһәренең мәдәният йортында Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган матур чара узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әдәби кичәдә балалар Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты, әдәби эшчәнлеге, хәрби юлы турында документаль фильм карадылар. Ятлаган шигырьләрен укыдылар һәм иҗади мастер-классларда катнаштылар (татар орнаменты белән прәннекләр бизәү, китаплар өчен кыстыргычлар ясау буенча).

Кичәдә катнашкан һәр балага истәлекле бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.

Шулай ук «Кара урман» нәфис фильмы күрсәтелде.

news_right_1
news_right_2
news_bot