Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мишустин яшәү өчен кирәкле дарулар исемлеген тулыландырды
Яшәү өчен кирәкле һәм мөһим дарулар исемлеге яңа дарулар белән тулыландырылды, шул исәптән хроник авырулы балаларны дәвалау өчен. Боерыкка Россия Премьер-министры Михаил Мишустин имза куйды.
«Яңартылган исемлеккә 4 медикамент өчен өстәмә дару формалары кертелгән», диелә Хөкүмәт сайтында чыккан аңлатма язуында.
Шулай итеп, глекапревир+пибрентасвир препараты өчен (С хроник гепатиты белән авыручы балаларга вируска каршы терапия буларак кулланыла) тышча белән капланган гранулалар өстәлгән.
Шулай ук яңа дару формалары да өстәлде: итроптерин (фенилкетонурия белән авыручы өлкәннәрне һәм балаларны дәвалау өчен билгеләнә), авыртуны баса торган «Просидол» (тел астына сала торган таблетка), иммунодепрессант пирфенидон даруы.
Исемлеккә барлыгы 800дән артык медикамент керә, аларның бәяләре дәүләт тарафыннан көйләнә. Мондый препаратлар гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы кысаларында пациентларны дәвалаганда кулланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз