news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин яңа вице-премьер вазифасына Мантуров кандидатурасын Думага кертте

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьер – сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасына сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров кандидатурасын Дәүләт Думасына кертте. Бу хакта РФ Хөкүмәте сайты хәбәр итә.

Министрлар Кабинетында яңа вазифа Президент карары белән 12 июльдә гамәлгә куелды.

Кичә РФ Президенты Владимир Путин Хөкүмәттә вице-премьерлар санын уннан унбергә кадәр арттыруны күздә тоткан указны имзалады. Документ нигезендә, яңа вице-премьер әлеге вазифаны сәнәгать һәм сәүдә министры вазифасы белән бергә алып бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot