news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин хәрбиләрнең гаиләсенә пособиеләрне тулысынча түләргә йөкләде

Бүген РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Россия Кораллы көчләренең ихтыяҗларын мөмкин кадәр тизрәк бәяләргә, аларга медицина-санитария хезмәте күрсәтүне һәм тернәкләндерүне тизләтергә, хәрбиләрнең гаиләләренә тиешле түләүнең тулысынча башкарылуын контрольдә тотарга йөкләде. Бу хакта Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте хәбәр итә.

РФ Кораллы көчләре ихтыяҗларын тәэмин итү буенча координацион советы утырышында ул шулай ук Россиядә оборона-сәнәгать комплексы һәм икътисадның башка тармакларының ихтыяҗларын бәяләргә таләп итте. Шул ук вакытта җитештерүчеләрдән һәм кулланучылардан кире элемтәне исәпкә алу, шулай ук билгеләнгән күрсәткечләргә ирешү өчен катгый контроль системасын булдыру мөһим.

Премьер һәр җитештерүче предприятие, дәүләт оборона заказы, профиль документларын төгәлләштерүләр буенча план-график әзерләргә кушты.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100