news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин: Халыклар бердәмлеге көне халкыбызның бердәмлеге символына әверелде

Мишустин: Халыклар бердәмлеге көне халкыбызның бердәмлеге символына әверелде
Фото: kremlin.ru

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан котлау юллады.

«Бу бәйрәм 1612 елда Ватаныбыз бәйсезлеген саклап калган күпмилләтле халкыбызның бердәмлеге һәм гражданлык батырлыгы символына әверелде. Җиңү Россия дәүләтчелегенең яңадан торгызылуын билгеләп үтте», - дип ассызыклаган РФ Хөкүмәте Рәисе.

«Бүген, күп гасырлар элеккеге кебек үк, миллионлаган гражданнарыбызның теләктәшлеге, бердәмлеге, Ватанга мәхәббәте – дәүләт суверенитетын ныгыту, Россиянең үсеше һәм чәчәк атуының нигезе булып тора», – дип билгеләп үтә үзенең котлавында Михаил Мишустин.

Моннан тыш, РФ Премьер-министры Татарстан Республикасы Рәисенә «эшендә уңышлар, сәламәтлек һәм иминлек» теләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot