Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мишустин Татарстанның агросәнәгать комплексындагы уңышларын югары бәяләде
РФ Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин «Алтын көз» күргәзмәсендә республика стендын караганда Татарстанның агросәнәгать комплексындагы уңышларын билгеләп үтте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
«Татарстан гадәттәгечә актив регион, ул күп позицияләр буенча беренче урынны алып тора. Сөт җитештерү буенча беренче урын – бу искиткеч нәтиҗә», - диде Мишустин.
Мишустин республиканың югары нәтиҗәләрен шул исәптән Миңнехановның профильле белеме белән бәйләде, ул Татарстан Рәисенең авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган булуын искәртте.
Ул шулай ук авыл хуҗалыгында генетика һәм орлыкчылыкны үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
«Сез безнең алда торган бурычларны аңлыйсыз дип уйлыйм. Бүген, миңа калса, генетика һәм орлыкчылык мәсьәләсе – мөһим юнәлеш. Татарстан яхшы нәтиҗәләр күрсәтер һәм моны бөтен илгә таратырбыз, дип ышанам», - дип белдерде РФ Хөкүмәте Рәисе.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате буенча Россия төбәкләре арасында өченче урында тора, дип сөйләде. Идел буе федераль округында республика бу юнәлешләр буенча алда бара, шулай ук сөт җитештерү буенча Россиядә беренче урында тора.
Министр сүзләренә караганда, республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек продукциясен, шул исәптән май һәм ашлык продукциясен экспортлауны актив үстерә. Татарстан хәләл индустрияне үстерүгә аерым игътибар бирә.
Республика стендында авыл хуҗалыгында терлекләрне һәм кошларны баланслы тукландыру өчен азык компонентлары җитештерү буенча ике проект күрсәтелде.
Аларның берсе катнаш азык җитештерү өчен төп аминокислоталарның берсе булган DL-метионин җитештерү заводы төзүне күздә тота. Предприятиенең куәте елына 100 мең тоннага кадәр булачак.
Икенче проект елына 750 мең тоннага кадәр ашлык җитештерү куәте булган бодайны тирәнтен эшкәртү предприятиесе төзүне күздә тота. Җитештерүдә лизин, треонин, триптофан, аргинин, валин һәм изолейцин, шулай ук ксантан чәере чыгару планлаштырыла.
Ике предприятие төзелешен 2028 ел ахырында тәмамлау планлаштырыла.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз