news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Мишустин Россиянең иң төп гомумдәүләт бурычын атады

Россиянең иң мөһим гомумдәүләт бурычы - кешенең сәламәтлеген саклау һәм ныгыту, шулай ук аның гомер озынлыгын арттыру. Бу хакта Россия премьер-министры Михаил Мишустин РФ Хөкүмәтенең парламент алдындагы еллык хисабы барышында әйтте.

«Без барыбыз да илебезне көчле һәм заманча итеп күрергә телибез, димәк, гражданнар һәрвакыт сыйфатлы дәвалану мөмкинлеге алырга тиеш», - диде Мишустин.

Аның сүзләренчә, узган ел 270 хастаханә һәм поликлиника төзелде, шулай ук 700дән артык тиз төзелә торган фельдшер-акушерлык пунктлары һәм амбулаторияләр ачылды. Шулай ук 1,3 мең сәламәтлек саклау объектына капиталь ремонт ясалды, медицина учреждениеләрендә 37 меңнән артык медицина җиһазлары урнаштырылды.

Моннан тыш, 2 мең ашыгыч ярдәм машинасы, табибларны һәм пациентларны йөртү өчен 4 мең машина сатып алынды.

«Югары технологияле ярдәм алу мөмкинлеген киңәйттек, федераль медицина оешмаларында күрсәтелә торган сигез яңа төрне өстәдек. Узган ел 1,5 млн кеше бушлай ярдәм алды, бу үткән ел белән чагыштырганда 10 процентка күбрәк. Һәм бу коры саннар гына түгел, бу табибларның беренче класслы хезмәтенә һәм күп кенә пациентларны авырулардан дәвалауга бәйле», - диде Россия Премьер-министры.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100