news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин россиялеләрнең мәгълүмати иминлеге культурасын формалаштыру концепциясен раслады

Россиядә рәсми рәвештә гражданнарның мәгълүмати иминлеге культурасын формалаштыру һәм үстерү концепциясе расланды. Бу күрсәтмәне Россия премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

«Россия Федерациясе гражданнарының мәгълүмати иминлек культурасын формалаштыру һәм үстерү концепциясен расларга», диелә хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыккан документта.

Концепцияне гамәлгә ашыру белән РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы һәм башка кызыксынучы федераль органнар шөгыльләнәчәк. РФ субъектларының башкарма органнарына мәгълүмати иминлек өлкәсендә төбәк программаларын формалаштырганда һәм гамәлгә ашырганда концепция нигезләмәләрен исәпкә алырга тәкъдим ителә.

news_right_1
news_right_2
news_bot