news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин Россиядә кадрлар үзәкләре барлыкка килүен хәбәр итте

Россиядә эш бирүчеләр, мәгариф учреждениеләре һәм мәшгульлек үзәкләренең үзара хезмәттәшлеге өчен кадрлар үзәкләре барлыкка киләчәк. Бу хакта РИА Новости РФ Премьер-министры Михаил Мишустинга сылтама белән хәбәр итә.

«Эш бирүчеләрнең, мәгариф учреждениеләренең, мәшгульлек үзәкләренең аңлаешлы һәм гади хезмәттәшлеген булдырырга кирәк», - дип белдерде ул «Кадрлар» милли проекты буенча стратегик сессиядә.

Аның сүзләренчә, илдә актуаль мәгълүматны үз эченә алган «Работа в России» бердәм цифрлы платформасы төгәл эш итәргә тиеш.

Мишустин хакимият органнарын, төбәкләрне һәм бизнесны милли проектта каралган чараларны гамәлгә ашыру өстендә бергәләп эшләргә чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot