news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин: Россиядә IT-белгечләр өчен 5 процентлы ташламалы ипотека гамәлгә ашырыла башлый

IT-өлкәгә ярдәм итү өчен Россиядә 5 процентлы яңа ташламалы ипотека программасы гамәлгә ашырыла башлый, дип белдерде РФ Премьер-министры Михаил Мишустин. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.  

«Төп бурыч – тармак хезмәткәрләре өчен уңайлы шартлар тудыру. Бу торак мәсьәләсен хәл итүгә дә кагыла. Без IT-белгечләр өчен ташламалы ипотека программасын гамәлгә ашыра башлыйбыз», - диде Хөкүмәт Рәисе һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә аккредитацияләнгән компанияләрнең хезмәткәрләре 5 процент ставка белән фатир сатып алу өчен кредит рәсмиләштерә алуын әйтте.  

Мишустин халкы миллионнан арткан төбәкләрдә займның иң зур күләме – 18 миллион, башка төбәкләрдә 9 миллион сум тәшкил итәчәгенә игътибар юнәлтте.

«2024 ел ахырына кадәр гомуми күләме 240 миллиард сум тирәсе тәшкил иткән 50 меңгә якын кредит бирелер дип өметләнәбез», - диде ул.

«Татар-информ» агентлыгы 2022 елда Россия IT-тармагына ярдәм йөзеннән 21,5 миллиард сум акча юнәлдереләчәге хакында элегрәк хәбәр иткән иде. Хөкүмәт тарафыннан мәгълүмати технологияләр өлкәсенә ярдәм күрсәтү чаралары РФ Президенты Владимир Путин йөкләмәсе белән әзерләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100