news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин: Россиядә 2036 елга кадәр демография сәясәте стратегиясе расланды

Россиядә «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында, 2036 елга кадәр гаилә һәм демогрфаия сәясәтен тормышка ашыру буенча стратегия расланды. Хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустин сүзләренчә, программаның максаты – Россиядә «балалар күбрәк тусын», ә илдә балалар үсешенә шартлар булдырылсын өчен демография проблемасын хәл итү.

Мишустин сүзләренчә, Россиядә ата-аналарга, шулай ук булачак әтиләргә һәм әниләргә ярдәм камилләштереләчәк, аларга бала туганнан соң эшләү яки уку өчен мөмкинлекләр булдырылачак, торак шартларын яхшыртачаклар, шулай ук медицина ярдәме сыйфатын һәм аның нәтиҗәлелеген арттырачаклар.

Вице-премьер Татьяна Голикова сүзләренчә, стратегия кысаларында кеше гомеренең көтелгән озынлыгын арттыру, күпбалалы гаиләләр санын күбәйтү һәм фәкыйрьлек дәрәҗәсен киметү, шулай ук туучыларның гомуми саны коэффициентын арттыру күздә тотыла.

Шулай ук стратегия бурычлары арасында гаилә институтын ныгыту һәм традицион кыйммәтләрне алга сөрү, Россия халкын сәламәт тормыш рәвешенә этәрү, авыруларга заманча профилактика өчен шартлар булдыру, балалы гаиләләргә булышу системасын яхшырту һәм Россия халкының репродуктив сәламәтлеген ныгыту бар.

Россиядә балаларны карау һәм тәрбияләү буенча дәүләт сервисларын, озайтылган көн төркемнәрен, гаиләләргә корпоратив ярдәм күрсәтүне үстерәчәкләр, диде Голикова. Югары уку йортлары каршында Яшь гаиләләргә ярдәм үзәкләре эшләячәк, ә бизнес корпоратив демографик стандарт куллана башлаячак.

Искәртеп үтик, 2025 елдан Россиядә икътисадтан экологиягә кадәр яңа илкүләм проектлар эшли башлады. Быел Татарстанда аларның унбере: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Озын һәм актив гомер», «Яшәү өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад», «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү», «Туризм һәм кунакчыллык», «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» һәм « Пилотсыз авиация системалары» проектлары тормышка ашырылачак. Әлеге проектлар кысаларындагы чараларга 44,2 млрд сум тотылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100