news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр индексацияләнәчәге турында сөйләде

Мишустин Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр индексацияләнәчәге турында сөйләде
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләячәкләр. Түләүләр арту 4 миллионнан артык кешегә кагылачак. Бу хакта РФ премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән киңәшмәдә хәбәр итте, дип яза РИА Новости.

Ул искәрткәнчә, 1 гыйнвардан иминият пенсияләре арттырылды, ә апрель башыннан социаль түләүләрне индексацияләү планлаштырыла.

Аның сүзләренә караганда, түләүләр арту 4 миллионнан артык кешегә, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ятим балаларга һәм туендыручысын югалткан гражданнарга, шулай ук хезмәт стажы бөтенләй булмаган яисә иминият пенсиясен билгеләү өчен җитмәгән кешеләргә кагылачак.

Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннарының, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасындагы ирекле формированиеләрдә катнашучыларның, Чернобыль атом электростанциясендәге авария нәтиҗәләрен бетерүчеләрнең һәм башка категория гражданнарның түләүләре дә артачак, дип өстәде Мишустин.

news_right_1
news_right_2
news_bot