Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мишустин Россия венчур форумы-2026 катнашучыларын сәламләде
РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин бүгенге XX Россия венчур форумында катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде.
Министрлар Кабинеты башлыгы мөрәҗәгатендә билгеләп үткәнчә, егерме ел дәвамында форум үзебезнең һәм чит ил инвесторларын, эшмәкәрләрне, зур корпорацияләр һәм фәнни-техник бергәлек вәкилләрен берләштерә. Чара тәҗрибә, перспектив идеяләр, бизнесны эшләтеп җибәрү һәм масштаблаштыру өчен иң яхшы практикалар һәм кораллар белән уртаклашу өчен мөмкинлекләр ача.
Мишустин ассызыклаганча, технологик лидерлык ил үсешенең Президент куйган илкүләм максатларының берсе булып тора. Аңа ирешү өчен тотрыклы венчур экосистемасын формалаштыру, югары технологияле стартапларга финанслар җәлеп итү һәм сәнәгать предприятиеләренең инновацион потенциалын күтәрү буенча эзлекле эш алып барыла.
Халыкара аренада конкуренциягә сәләтле алдынгы инженерлык һәм фәнни чишелешләр булдырыла, Россиянең икътисади үсешен һәм дөнья җәмәгатьчелегендәге позициясен ныгыта торган проектлар гамәлгә ашырыла. Кече технологик компанияләргә ярдәм итү һәм бизнес өчен административ киртәләрне киметү өчен чаралар күрелә. Бу чараларның барысы да венчур инвестицияләре базарын киңәйтүгә ярдәм итә, дип өстәде премьер-министр.
Мишустин форум нәтиҗәләре стратегик партнерлыкны ныгытуга ярдәм итәчәгенә ышаныч белдерде һәм конструктив дискуссияләрдә катнашучыларга глобаль масштабта гамәлгә ашырылачак кыю новаторлык идеяләрен теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз