news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин – Путинга: Командагызның бер өлеше булуыбыз белән горурланабыз

РФ Хөкүмәте Россия Президенты Владимир Путин командасының бер өлеше булуы белән горурлана. Бу хакта илнең премьер-министры Михаил Мишустин белдергән. Ул Министрлар Кабинеты, үз чиратында, шушы вакыт дәвамында гел дәүләтне уңайсыз хәлгә куймаска дип тырышты, дип ассызыклаган.

Мишустин шулай ук 2020 елда билгеләнү вакытында аңа һәм Министрлар Кабинетының барлык әгъзаларына белдергән ышанычы өчен Россия лидерына рәхмәт әйткән. Ул илнең бу дүрт ел эчендә күп авырлыклар кичерүен дә билгеләп үткән: «корона» пандемиясе, төрле санкцияләр.

Сәясәтче шулай ук РФ хөкүмәте барлык мәсьәләләр буенча һәрвакыт ил Президентының «эчке остазлыгы» астында эшли, дип ачыклык керткән.

«Бу тармак киңәшмәләре дә, 24/7 режимында күпләгән, хәтта чиксез диярлек консультацияләр дә. Болар барысы да эффект бирде», - дип дәвам иткән хөкүмәт башлыгы.

Президент инаугурациясеннән соң хөкүмәт отставкага китәчәк. Әмма, Мишустин сүзләренчә, Министрлар Кабинеты әгъзалары башка вазифаларда да илнең илкүләм үсеш максатларына ирешүгә омтылачак.

«Алар (Министрлар Кабинеты әгъзалары) үз дәүләте һәм үз гражданнары өчен барысын да эшләячәк. Игътибарыгыз һәм ышанычыгыз өчен рәхмәт сезгә», - дип йомгаклаган Мишустин.

Искәртик, Министрлар Кабинеты, закон нормалары буенча, инаугурациядән соң дәүләт башлыгы алдында вәкаләтләрен тапшыра. Владимир Путин үзенең яңа президентлык срогын 7 майда рәсми рәвештә башлаячак. Шуңа бәйле рәвештә, 6 май гамәлдәге министр һәм вице-премьерларның Министрлар Кабинетының тулы хокуклы әгъзалары булган соңгы көне булып тора. Аннан соң алар вазифаны вакытлыча башкаручы статусын ала һәм хөкүмәтнең яңа составы расланганчы шунда калачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100