Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мишустин авыл хуҗалыгы министры Җәббаровка һәм аның урынбасары Яшинга рәхмәт белдерде
Татарстан вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровка Россия Хөкүмәтенең рәхмәте белдерелде.
Шул хактагы боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган, документ хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.
Моннан тыш, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарларының берсе Дмитрий Яшинга да рәхмәт белдерелде.
Министр һәм аның урынбасары «ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен» билгеләп үтелде.
Марат Җәббаров ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын 2019 елның сентябреннән җитәкли. Дмитрий Яшин 2022 елның мартыннан аның урынбасары булып эшли.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз