news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм чаралары турындагы карарны имзалады

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин имзалаган мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм чаралары турындагы карар хокукый мәгълүмат интернет-порталында урнаштырылган. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Мобилизацияләнгән затларга ярдәм чаралары турында. РФ Хөкүмәте 21 сентябрьдә өлешчә мобилизация игълан итү турындагы указ нигезендә чакырылган гражданнарга ярдәм күрсәтү максатыннан...» - диелә документта.

Министрлар Кабинеты элегрәк хәбәр иткәнчә, өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнар өчен салымнар, җыемнар һәм иминият взнослары түләү кичектерелә, шулай ук салым декларацияләренең вакыты озайтыла.

Әлеге карар шул исәптән үз компанияләренең җитәкчеләре һәм бер үк вакытта бердәнбер гамәлгә куючылары булган эшкуарларга да кагыла. Бу чара хәрби хезмәт дәвамында гына түгел, ул тәмамланганнан соң да берничә ай гамәлдә булачак.

Салымнар һәм иминият взнослары түләү өчен кичектерү хәрби хезмәт тәмамланганнан соң өченче айның 28нче числосына кадәр хәрби хезмәт төгәлләнгән көннән исәпләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100