Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мишустин Миңнехановны Ватанны саклаучылар көне уңаеннан котлады
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановны Ватанны саклаучылар көне белән котлады.
«Бу бәйрәм Ватанны фидакарь рәвештә саклаучы, батырлык һәм каһарманлык күрсәтеп, илкүләм мәнфәгатьләрне һәм бәйсезлекне яклаучы һәркемне берләштерә. Көндәлек хезмәте белән илебезнең оборонага сәләтлелеген, технологик һәм сәнәгать суверенитетын ныгытучы, өстенлекле дәүләт бурычларын тормышка ашыруга, миллионлаган гражданнарның иминлеген арттыруга өлеш кертүче кешеләрне», – диелә котлау текстында.
Мишустин Миңнехановка бөек Россиябез файдасына башкарган хезмәтендә уңышлар һәм нык сәламәтлек теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз