news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин Миңнеханов белән очрашуда Казан шәһәр мохите сыйфаты буенча әйдәп баруын әйтте

Казан шәһәр мохитенең сыйфаты буенча илдә әйдәп баручылар өчлегенә керә, ә республика тулаем алганда Россия Федерациясенең иң алга киткән субъектларының берсе санала. РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда шулай дип белдерде. Очрашу РФ Хөкүмәте Рәисенең Казанга «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрне үстерү» Бөтенроссия форумына сәфәре кысаларында узды, дип хәбәр итә ТР Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Рөстәм Миңнеханов Михаил Мишустинга Казанның форумны уздыру өчен мәйданчык итеп сайлануы, шулай ук чарада шәхсән үзе катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Ул Татарстанның кече шәһәрләр һәм авыл җирлекләре территорияләрендә проектларны гамәлгә ашыруда зур тәҗрибә туплавын билгеләп үтте һәм төбәкнең социаль-икътисади үсеше турында доклад тәкъдим итте.

Аның сүзләренчә, моңарчы күрелмәгән санкцияләр басымына да карамастан, республика икътисады үсүен дәвам итә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты 5,2 триллион сум тәшкил итте, ә агымдагы елның беренче җиде аенда әлеге күрсәткеч тагын 2,6 процентка артты.

Сәнәгать үсешнең төп драйверына әверелде: республика предприятиеләре эзлекле рәвештә масштаблы үсеш программаларын гамәлгә ашыра. Аерым алганда, гидрокрекинг-2 җайланмасын эшләтеп җибәрү, метаннан азык өстәмәсе җитештерү, шулай ук «Түбән Кама Нефтехим» базасында «ЭП-600» олефин комплексын төзү турында сүз бара.

Миңнеханов шулай ук махсус икътисади зоналарның әһәмиятен искәртте. Ул «Алабуга» махсус икътисади зонасы һәм «Иннополис»ның уңышлары турында искә төшерде һәм яңа «Яшел Үзән» зонасын булдыру турында карар кабул ителгәне өчен рәхмәт белдерде, анда биотехнологияләр өлкәсендә алты инвестицион проектны гамәлгә ашыру ниятләнә. Моннан тыш, ул билгеләп үткәнчә, соңгы биш елда Сәнәгатьне үстерү фонды республиканың 60 предприятиесенә 45,7 миллиард сумлык ярдәм күрсәткән.

Авыл хуҗалыгы турында сөйләгәндә, Миңнеханов Татарстан тармакның тулай продукциясе буенча Россиядә – өченче, сөт җитештерү буенча беренче урынны (елына 2,3 миллион тонна) биләвен билгеләп үтте.

Михаил Мишустин очрашу барышында мәгариф системасына аерым игътибар бирде, республиканың кадрлар әзерләүдә, инженерлык мәктәпләрен үстерүдә һәм инфраструктураны яңартуда зур тырышлык куюын билгеләп үтте. Миңнеханов моңа җавап итеп Татарстанда федераль үзәкнең актив ярдәме белән дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәк, алты алдынгы инженерлык мәктәбе һәм яшьләр лабораторияләре челтәре булдырылуын әйтте.

Аның сүзләренчә, төбәктә заманча кампуслар һәм корпоратив фәнни-техник үзәкләр төзү дәвам итә, ә кичә Казанда аграр университет студентлары өчен яңа тулай торак ачылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot