news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин: Мәскәү белән Казанны тоташтырган М-12 «Восток» трассасы Төмәнгә кадәр озайтыла

Мишустин: Мәскәү белән Казанны тоташтырган М-12 «Восток» трассасы Төмәнгә кадәр озайтыла
Фото: "Татар-информ"

Мәскәү белән Казанны тоташтырган М-12 «Восток» трассасы кыска вакыт эчендә төзелде. Киләчәктә тиз йөрешле юлны Екатеринбургка, Төмәнгә һәм тагын да ераккарак озайтачаклар. РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Дәүләт Думасында ясаган хисап чыгышында шулай дип белдерде.

«Кешеләр Мәскәүдән Казанга бару өчен кыска вакыт эчендә төзелгән М-12 «Восток» федераль трассасыннан файдалана инде. Аны Екатеринбургка, аннары Төмәнгә кадәр кадәр озайтачакбыз. Алга таба да озайтылыр дип өметләнәм», - диде ул.

Мишустин искәртеп үткәнчә, аннан алда РФ Президенты Владимир Путин куйган барлык бурычлар да үтәлә. 2024 ел ахырына төбәкләрдәге юлларның 50 проценттан артыгы заманча таләпләргә туры килә, өстәвенә зур шәһәрләрдә әлеге күрсәткеч 85 проценттан артып китә.

«Без ирешелгәннәрдә генә тукталып калырга җыенмыйбыз. Узган ел гына да илдә 25 мең километрга якын юл төзелде һәм төзекләндерелде. Монда зур юл чишелешләре дә, микрорайон, ишегалларындагы юллар да керә», – дип өстәде РФ Хөкүмәте башлыгы.

Аның сүзләренчә, гомумән алганда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты һәм аерым программалар кысаларында 1 миллиард квадрат метр юл өслеге салынган. Мишустин билгеләп үткәнчә, бу Россия халкына юлларда куркынычсыз, уңайлы һәм тиз йөрергә мөмкинлек бирә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100