news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин: Корбан бәйрәме гасырлар дәвамында тирән мәгънәгә ия

Хөкүмәт Рәисе Михаил Мишустин Россия мөселманнарын Корбан бәйрәме белән котлады. Премьер-министрның телеграммасы Министрлар Кабинеты сайтында чыкты. Бу хакта «Российская газета» яза.

Гасырлар дәвамында бәйрәм тирән мәгънә йөртә һәм иман ныклыгын, рухи камиллеккә омтылуны һәм традицияләргә тугрылыкны символлаштыра, диелгән котлауда.

Премьер-министр ассызыклаганча, Россия мөселман оешмалары зур күләмле хәйрия һәм мәгърифәтчелек проектларын гамәлгә ашыра, милләтара һәм конфессияара татулыкны хуплый.

Михаил Мишустин фикеренчә, мөселманнарның үсеп килүче буынны тәрбияләү һәм экстремистик идеология таралуга каршы тору эшчәнлеге аерым хөрмәткә лаек.

news_right_1
news_right_2
news_bot