news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин: Kazansummit Россия белән ислам дөньясы арасындагы элемтәләрне ныгыта

«Форум тәҗрибәләр белән алмашуны киңәйтү, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, килешүләр төзү, дәүләтләрнең һәм төбәкләрнең инвестицион проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге булып тора», - диелде аның мөрәҗәгатендә.

Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин фикеренчә, «Kazansummit 2022» XIII халыкара икътисади саммиты Россия белән ислам дөньясы арасындагы эшлекле элемтәләрне, илләр һәм халыклар арасында ышанычны ныгытуга ярдәм итәчәк.

«Аерым игътибар Болгарда ислам динен кабул итүнең 1110 еллыгына бирелә. Бу Россия, Татарстан һәм бөтен ислам дөньясы өчен мөһим тарихи вакыйга. Саммит Россия белән ислам дөньясы арасындагы эшлекле элемтәләрне, илләр һәм халыклар арасында ышанычны ныгытуга ярдәм итәчәк. Кызыклы дискуссияләр һәм нәтиҗәле эш телим», - диелгән иде Михаил Мишустинның саммит кунакларына мөрәҗәгатендә.

Мөрәҗәгатьтә саммитның уздырыла башлавыннан бирле зур казаныш яулавы турында да әйтелде. «Форум бүген янә дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен, Россия һәм чит ил бизнесы лидерларын җыйды. Россия һәм Ислам дәүләтләрен дуслык һәм тирән хөрмәт җепләре бәйли. Без сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм гуманитар өлкәләрнең үзара хезмәттәшлеген актив үстерәбез, уртак проектларны тормышка ашырабыз», - диелде.

Форумның тәҗрибәләр белән алмашуны киңәйтү, яңа эшлекле элемтәләр урнаштыру, килешүләр төзү, дәүләтләрнең һәм төбәкләрнең инвестицион проектларын тәкъдим итү мөмкинлеге булуы билгеләп үтелде.

«Бүгенге очрашуда катнашучылар өчен кызыклы программа әзерләнгән, ул уртак куллану икътисадының, ислам финансларының, хәләл индустриясенең, экспортны, эшкуарлыкны үстерү һәм аларны инвестицияләргә җәлеп итү механизмнарының актуаль мәсьәләләрен үз эченә ала», - диелде Михаил Мишустинның мөрәҗәгатендә. Аның мөрәҗәгатен кунакларга Россиянең Икътисадый үсеш министры Максим Решетников җиткерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100