news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин Казанга «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» форумына килә

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин бүген Казанга эш сәфәре белән килә һәм «Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр үсеше» X Бөтенроссия форумында катнашачак. Бу хакта «ТАСС» хәбәр итә.

Визит кысаларында Премьер-министр «Кече шәһәрләр: Илһамландырырга. Үсәргә. Җиңәргә!» темасына багышланган юбилей форумының пленар сессиясендә чыгыш ясаячак. Моннан тыш, ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән эшлекле очрашу уздырачак.

Мишустинны РФ вице-премьеры – Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Дмитрий Григоренко, РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин һәм РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин озатып йөриячәк.

Мишустин гадәттәгечә форум эшендә катнаша: узган елларда ул Калугада (2024), Владивостокта (2023), Тамбовта (2022) һәм Түбән Новгородта (2021) булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot