news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин: Казанда заманча аэровокзал комплексы ачтык

Узган ел Казанда заманча аэровокзал комплекслары ачылды, дип билгеләп үтте РФ Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин Дәүләт Думасында ясаган еллык хисап чыгышында.

«Улан-Удэ, Ставрополь, Новокузнецк, Чабаксар, Казанда заманча аэровокзал комплекслары ачтык. Һәм, әлбәттә, Магаданда да шундый вокзал ишекләрен ачты - узган җәйдә сәфәр барышында проектның үтәлеше белән таныштым», - дип сөйләде ул.

Сәясәтче билгеләп үткәнчә, 2024 елда шулай ук Кемерово, Томск һәм Якутскида очыш полосаларына реконструкция ясалган.

«Хабаровск, Новосибирск, Таулы Алтай аэропортлары инфраструктурасын камилләштерү планнары белән дә таныштым», - дип белдерде Мишустин.

Элегрәк РФ Хөкүмәте башлыгы Мәскәү белән Казанны тоташтырган М-12 «Восток» трассасының Төмәнгә кадәр һәм тагын да ераккарак озайтылачагы хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100