Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Мишустин Казанда «Киләчәк уеннары»н югары дәрәҗәдә уздырырга чакырды
Татарстан башкаласында «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспортив турниры югары дәрәҗәдә узарга тиеш. Ул 21 февральдән 3 мартка кадәр була. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин вице-премьерлар белән иртәнге киңәшмәдә белдергән. Россия Хөкүмәте матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
«Кешеләр ләззәт алсын, төрле илләрдән килгән җанатарлар ярышларны күзәтсен өчен барлык чараларның да югары дәрәҗәдә узуы мөһим», - диде Премьер, киңәшмәгә йомгак ясап.
Шул ук вакытта Мишустин ярышларның мондый форматына кызыксынуның артуына һәм бик күп дәүләтләр аны үзләрендә үстерергә планлаштыруларына игътибар итте. Бу «бөтен дөньядагы» кешеләргә Татарстандагы ярышларны күзәтергә мөмкинлек бирүгә нигез булып тора», - диде Премьер.
Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко киңәшмәдә «Киләчәк уеннары»на билетларга шау-шулы ихтыяҗ турында, бөтен әзерлек график буенча баруы һәм уеннарның беренче катнашучылары Казанга 15 февральдә киләчәге турында сөйләде.
«Киләчәк уеннары» Халыкара мультиспорт турниры Татарстан башкаласында 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узачак. Анда 21 инновацион дисциплинада (16 төп һәм биш киңәйтелгән программада) төрле илләрдән 260тан артык команда һәм 2 меңнән артык спортчы катнашачак.
Халык хуҗалыклары казанышлары күргәзмәсендә 14 ноябрьдә «Казанда киләчәк уеннары башланганчы 100 көн» тантанасы булды, анда РФ Президенты Владимир Путин ярышлар башланганчы кире хисапка старт бирде. Соңрак ул булачак уеннарны киберспорт буенча иң масштаблы ярышлар дип атады. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Киләчәк уеннары» һәм БРИКС илләре Уеннары Казанда тарихта зур эз калдырачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз