news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин ИННОПРОМда чыгыш ясаганда Татарстанда минивэннар җитештерү турында сөйләде

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Екатеринбургта «ИННОПРОМ» күргәзмәсенең стратегик сессиясендә чыгыш ясаганда Татарстанда минивэннар җитештерү башлап җибәрелүен шәрехләде.

«Безнең компанияләр үзләре өчен яңа сегментларны да үзләштерә. Биредә, ИННОПРОМда, пассажирлар минивэнын презентацияләделәр. Аны җитештерү бүген Татарстанда «Алабуга» махсус икътисади зонасы территориясендә башлап җибәрелде», – диде Россия Премьеры.

Сүз Sollers SP7 минивэннары турында бара. Аларны серияле җитештерүне Алабуга заводында башлап җибәрделәр. Сатуны 2025 елның көзенә башлап җибәрү планлаштырыла, дип хәбәр итте «Татар-информ»га Sollers компаниясенең җәмәгатьчелек белән элемтә буенча менеджеры Петр Грибачев.

Хәзерге вакытта клиент Sollers SP7 машинасының ике версиясе арасында сайлый ала: җиде урынлы тулы зурлыктагы минивэн һәм дүрт урынлы бизнес-купе.

Кичә ИННОПРОМда Татарстан стендында презентацияләнгән минивэннарны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка күрсәттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot