Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Мишустин: Ике елда Россия икътисадының үсеше Европаныкыннан 6 тапкырга артып китте
Ике елда Россия икътисадының үсеше Европа икътисады үсеше күрсәткеченнән алты тапкырга артып киткән. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында чыгыш ясаганда әйтте.
«Ике елда илнең икътисады үсеше Европаныкыннан алты тапкырга диярлек артып китте. Әлеге дәүләтләрнең кайберләрендә инде рецессия күзәтелә. Мәсәлән, Германия икътисады шушы вакыт дәвамында кими бара», - дип мисалга китерде Мишустин.
Узган елда эчке тулаем продукт үсеше 4,1 процент тәшкил иткән. Күрсәткеч беренче тапкыр номиналь чагылышта 200 триллион сумнан артып киткән.
Россия икътисадының уңышы – ул, беренче чиратта, гражданнарның, илебезнең компанияләренең хезмәт коллективларының казанышы, дип билгеләп үтте Мишустин. Үсешнең локомотивы буларак эчке ихтыяҗ – инвестицион һәм кулланучылар ихтыяҗы чыгыш ясады.
Россиялеләрнең реаль керемнәре 8,5 процентка арткан. Бу берничә төрле социаль программаларны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә һәм эшсезлек дәрәҗәсе рекордлы күрсәткечләргә кадәр кимү фонында булды, дип билгеләп үтте Премьер.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз