Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Мишустин галимнәрнең хезмәт хакын арттыруга 4 млрд сумга якын акча юнәлдерергә ышандырды
Фәнни хезмәткәрләрнең хезмәт хакын арттыруга Россия Хөкүмәте өстәмә рәвештә 3,8 миллиард сум акча бүлеп бирәчәк, дип хәбәр итте РФ премьер-министры Михаил Мишустин. Ул белдергәнчә, бу акча фән белән шөгыльләнүче кешеләрнең хезмәтен лаеклы бәяләү өчен юнәлдерелә.
«Күптән түгел узган киңәшмәдә дәүләт башлыгы игътибар юнәлдергәнчә, хәзерге икътисад буенча хезмәт хаклары фаразлардан бераз артыграк үсә, һәм бюджет секторында да тиңдәш динамика булырга тиеш. Хөкүмәт агымдагы елда ук аларның хезмәт хакларын арттыруга юнәлдерү турында карар кабул итте... моңа кадәр бюджетта әлеге максатларга каралган 5 миллиард янына тагын 3 миллиард 800 миллион сум тирәсе», – диде премьер хөкүмәт премияләрен тапшыру тантанасында.
Алдагы өч елда Россиядә фәнни тикшеренүләргә 1,5 триллион сумнан артык акча каралган. Әлеге акчалар өстенлекле юнәлешләргә бүленгән.
Бюджетта эшләүче белгечләргә дә киләсе елда хезмәт хакларын арттыруга игътибар бирүне дәвам итәчәкләр, дип ышандырды Мишустин.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын 2023 елның 1 гыйнварыннан 10 процентка арттырырга вәгъдә иттеләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз