news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин ел саен ана капиталын индексацияләүне дәвам итәргә вәгъдә итте

Ана капиталы программасын 2030 елга кадәр озайтканнан соң аның күләме элеккечә индексацияләнәчәк, дип хәбәр итте РФ премьер-министры Михаил Мишустин Министрлар Кабинеты утырышында.

Утырыш барышында Мишустин ана капиталы программасы 2030 елга кадәр озайтылачагын искәртте. Хөкүмәт моның өчен кануннарга кирәкле төзәтмәләрне караячак, дип өстәде премьер.

«Гамәлдәге программаны 2030 елга кадәр озайту тагын биш миллион гаиләгә ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк. Һәм ана капиталы күләме элеккечә индексацияләнәчәк. Февральдән ул беренче балага 676 мең сумнан артык тәшкил итәчәк. Икенче балага һәм аннан соңгы балаларга 893 мең сумнан артып китәчәк», - диде Мишустин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100