news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин Дәүләт Думасында илкүләм проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләде

Гражданнар өчен уңайлы тормыш шартлары булдыруга юнәлтелгән илкүләм проектлар Россия Хөкүмәте эшенең төп инструментларының берсе булды һәм шулай булып кала да. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Дәүләт Думасында хисап белән чыгыш ясаганда белдерде, дип хәбәр итә кабинетның матбугат хезмәте.

Премьер сүзләренчә, хөкүмәт илкүләм проектлар белән идарә итүнең нәтиҗәле системасын формалаштыра алган. Әлеге система «проектларны онлайн режимда диярлек» контрольдә тотарга мөмкинлек бирә.

«Нәтиҗә буларак – төгәлләнгән илкүләм проектлар барысы да үтәлде», – дип ассызыклады Михаил Мишустин.

Моңа ирешүдә гражданнарның кире элемтәсе дә бик нык ярдәм итте: күрелгән чараларга аларның фикере нигезендә оператив төзәтмәләр кертелде.

Хөкүмәт башлыгы яңа илкүләм проектларга аерым тукталды.

«Унтугыз яңа илкүләм проект расланды. Аларга максималь нәтиҗәгә китерергә тиешле иң әһәмиятле чаралар кертелгән. Конкрет күрсәткечләр каралган. Гыйнвардан без аларны бөтен илдә гамәлгә ашыруга керештек», - дип искәртте Мишустин (ТАСС цитатасы).

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100