news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин: Бюджет эшчеләренең хезмәт хакын арттыруга өстәмә 11 млрд сум бүлеп биреләчәк

Бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга Россия Хөкүмәте өстәмә рәвештә 11 млрд сумнан артык акча бүлеп бирәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдерде, дип хәбәр итә Министрлар Кабинетының матбугат хезмәте.

Россия Президенты Владимир Путинның бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең керемен арттыру турындагы май указын үтәү буенча хөкүмәт системалы эш алып баруны дәвам итә, дип ышандыра Премьер-министр.

«Дәүләт башлыгы аларның хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча барлык параметрлар да катгый үтәлергә тиешлеген ассызыклады. <…> Бу максатларга быел хөкүмәт 36 млрд сумнан артык акча бүлеп бирде», — дип билгеләп үтте Мишустин.

Аның сүзләренчә, бу акча укытучылар, балалар бакчалары тәрбиячеләре, колледж педагоглары, югары уку йортлары укытучылары, мәдәният, фән һәм сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләренең хезмәт хакын арттыруга киткән.

Хәзер бу максатларга өстәмә рәвештә 11 млрд сумнан артык акча бүлергә карар ителде, диде Мишустин. Хәер, ул әлеге акчаларның бер өлеше аерым федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре алдындагы социаль йөкләмәләрне үтәүгә тотылачагын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100