news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Мишустин бизнесның күпчелек өлешен 2023 елда планлаштырылган тикшерүләрдән азат итте

РФ Премьер-министры Михаил Мишустин бизнесның зур өлешен 2023 елда планлаштырылган тикшерүләрдән азат итте.

Пландагы контроль чаралары эшчәнлекләре бик югары һәм югары куркыныч категорияләренә кермәгән предприятиеләр һәм оешмалар өчен, шулай ук II класслы куркыныч җитештерү объектлары булмаган һәм II класслы гидротехник корылмалары булмаган объектлар өчен гамәлдән чыгарылды. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

«Дәүләт контроле турында» Федераль законы белән гамәлгә ашырыла торган хөкүмәт карары федераль, региональ һәм муниципаль контроль төрләренә кагыла. Бу закон узган елның җәендә үз көченә керде. Тикшерүләр үткәрү ешлыгы турыдан-туры объектның куркыныч категориясенә бәйле.

Әлеге документ нигезендә оешмалар контроль органга профилактик визит үткәрү сорап мөрәҗәгать итә ала. Тикшерүдән арелмалы буларак, аның нәтиҗәләре буенча штраф салынмый.

news_right_1
news_right_2
news_bot